Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы җиде балалы гаиләгә подписка бүләк итте

Район башлыгы Фердинант Дәүләтшин Утыз Имән авылыннан Гатауллиннарга 2021 елның беренче яртысына “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк итте.

Балигъ булмаган җиде бала үстерүче зур гаиләгә бу көтелмәгән бүләк булды.

-Район газетасын яратып укыйм, агымдагы елның беренче яртысына аны район социаль яклау бүлеге аша яздырган иделәр, ә менә бүген безгә газета килми, язылмыйча калдык. Шулай да, күршеләрдән алып булса да, район хәбәрләре белән танышырга тырышам, - ди җиде бала әнисе Венера Рәмзи кызы. – Фердинат Мидхәт улына, безне кайгыртуы өчен, бик зур рәхмәт. Районыбыз җитәкчесеннән шундый бүләк алу бик куанычлы.

Гатауллиннар районда җиде бала үстерүче бердән-бер гаилә. Олы улларына – 17 яшь, бәләкәйләренә әле бер яшь тә ике ай гына.

-Безгә, авыл кешеләренә, газетада авыл хуҗалыгы турындагы язмалар күбрәк ошый. Үзем дә шул тармакта хезмәт куйган кеше, - ди Венера Гатауллина. – Ирем “Сөлчә” җәмгыятендә эшли, сезон вакытында олы улыбыз да шунда хезмәт куя. Бу хуҗалык турындагы язмаларны аеруча яратып укыйм. Тырыш фермерлар хакындагы материаллар да кызыклы. Кыскасы, “Безнең Чирмешән” район яңалыклары белән таныштыручы иң якын басма.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев