Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы 2018 ел өчен салым җыю буенча республикада алдынгы

Чирмешәнлеләр 2018 нче ел өчен 25 миллион сум салым җыярга тиешләр иде, декабрь уртасына аның 93 проценты тупланган да.

Әлеге күрсәткеч республикада иң югарыларның берсе. Районда салымнар буенча барлыгы 2 миллион 800 мең сум бурыч калган, аның төп өлешен транспорт салымы тәшкил итә.

2 декабрьдә 2018 ел өчен милек салымын түләү срогы чыкты.

Физик затлардан салымнар түләүдә Иске Котыш, Туймәт, Ульяновка, Яңа Кади авыл җирлекләрендә  бик яхшы эшләгәннәр. Мордва Афонькәсе, Иске Кади, Күтәмә җирлекләре дә бу өлкәдә активлар.

-Монда авыл җирлекләре башлыкларының һәм аларның хезмәткәрләренең: хисапчыларның, урынбасарларның, сәркәтипләрнең, гражданнарның да  нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтәргә кирәктер, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.- Салымнарның төп өлеше алар тырышлыгы белән җыелды. Шундый югары нәтиҗәләргә ирешү, авыл җирлекләре башлыкларының соңгы биш елда бу өлкәдә системалы рәвештә эш алып барулары турында сөйли.

Салымнар түләү буенча Иске Үтәмеш, Югары Кәминкә, Кармыш, Лашман һәм Чирмешән авыл җирлекләре “кызыл зонада”. Аларда, нигездә, транспорт салымнары буенча шактый зур бурычлар капланмаган. Зур йөк машиналары хуҗаларының кайберләре  салым түләргә ашыкмыйлар.

Марат Хәбибулла улы әйтүенчә, Чирмешәндә яшәүче берәүнең 250 мең сум транспорт салымы түләнмәгән. Салымнарны вакытында түләмәгән очракта, кичектерелгән һәр көн өчен пеня исәпләнә башлый. Әйтик, алда атап узылган машина хуҗасының, бурычлары өстенә,  бер айга 22 мең сум пеня өстәләчәк. Шуңа да бурычларны озакка сузмыйча каплау хәерлерәк.

Әжәтләре зур булган кешеләрнең эшен суд приставларына да юнәлдерәләр. Мондый очракларда приставлар чит илләргә чыгуны чикләү, пенсиянең, хезмәт хакының бер өлешен тотып калу турында  карар чыгарырга мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев