Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән полицейскийлары төнлә дә эшләячәк

Алдагы Сабан туе бәйрәме көннәрендә районның полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бар максат - күңел ачу чараларын бәла-казасыз уздыру. Халык бәйрәмнәрдә тынычлап ял итсен өчен, тәртип сакчылары алдан ук хәстәрен күрә. Алар оператив-профилактик исәптә торучыларны: элек хөкем ителгәннәрне, наркоманнарны, эчкечеләрне, социаль-куркыныч чирлеләрне, экстремизм-терроризм юнәлеше буенча исәптә торучы чит ил гражданнарын,...

Алдагы Сабан туе бәйрәме көннәрендә районның полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бар максат - күңел ачу чараларын бәла-казасыз уздыру.


Халык бәйрәмнәрдә тынычлап ял итсен өчен, тәртип сакчылары алдан ук хәстәрен күрә. Алар оператив-профилактик исәптә торучыларны: элек хөкем ителгәннәрне, наркоманнарны, эчкечеләрне, социаль-куркыныч чирлеләрне, экстремизм-терроризм юнәлеше буенча исәптә торучы чит ил гражданнарын, утлы корал ияләрен, шартлы хөкем ителгән затларны ешрак тикшерәләр.

Бәйрәмнәр уздырыла, халык күп җыела торган урыннарда транспорт хәрәкәтенә дә чикләүләр кертелә. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында бәйрәм кичендә һәм төнлә тәртип сакчылары рейдларга чыга.

Шикле кешеләргә, шикле пакетларга, әйберләргә юлыксагыз, полиция хезмәткәрләре бу хакта кичекмәстән үзләренә хәбәр итәргә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined