Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән әниләрен Шаһбан да котлады

Әниләр көне уңаеннар балалар сәнгать мәктәбендә узган зур бәйрәм быел бик кызык һәм үзенчәлекле итеп оештырдылар. Чарага авыллардан һәм район үзәгендәге оешмаларда хезмәт куючы 200 дән артык хатын - кыз чакырылган иде. Бәйрәмдә Чирмешәндә яшәүче, 30 елдан артык төзелеш оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыккан 77 яшьлек Вера Алкаева да катнашты....

Әниләр көне уңаеннар балалар сәнгать мәктәбендә узган зур бәйрәм быел бик кызык һәм үзенчәлекле итеп оештырдылар. Чарага авыллардан һәм район үзәгендәге оешмаларда хезмәт куючы 200 дән артык хатын - кыз чакырылган иде.

Бәйрәмдә Чирмешәндә яшәүче, 30 елдан артык төзелеш оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыккан 77 яшьлек Вера Алкаева да катнашты.
-Чирмешәнне без төзедек дип була, - ди Вера Семеновна. - Безнең вакытта район үзәгендә бик күп яңа йортлар, яңа биналар төзелде. Штукатур да, ташчы да булып эшләдем. Шул вакытта кызымны балалар бакчасына урнаштырырга теләп, бакча мөдиренә килгән идем, ә ул миңа: "Урын юк, МСОда эшлисез бит, бакча төзегез, аннары балаларыгызга урын булыр", - дип кире борды. Элек балалар үстерү гаять авыр иде, хәзер инде, зарлансалар да, тормышлар барыбер яхшы дим.
Кармыштан Зәйнәп Габдуллина да хезмәт юлын 1978нче елны Кармыш мәктәбендә башлаган. Пенсиядә булса да, әле бүген дә эшли, балаларга белем бирә.
-Без ике малай үстердек. Берсе өйләнде, яшьләр яныбызда торалар. Оныгыбыз бар, - ди Зәйнәп апа. - Бүген әниләр өчен бик матур бәйрәм оештырганнар. Мондый чараларга әлегә кадәр килгәнем булмады. Рәхмәт дәшүләренә, оештыручыларга.
Районыбызда актив тормыш алып баручы, хезмәттә дә, гаиләдә дә үрнәк хатын - кызларыбыз бик күп. Әйтик, бәйрәм кунаклары арасында Әккәрәйдән Лариса Трофимова да бар. Ул озак еллар сыер савучы булып эшләгән. Быел Лариса Васильевнаның һәм Тимофей Михайловичның бишенче кызлары Мария һәм беренче оныклары Денис туды. Лариса Трофимова бәйрәмдә "Балаларны тәрбияләүдә казанышлары өчен" дигән Диплом һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында Чирмешәндә яшәүче Нина Самойлова да бар иде. Самойловлар гаиләсендә дә биш бала, икесе - үзләренеке, ә өчесе - тәрбиягә алган сабыйлар. Балалар дус, тату гаиләдә, әти-әни назын тоеп үсәләр.
Гөлфирә Локманова 40 ел район мәдәният йортында хезмәт куя. Ачык йөзле, тырыш, тыйнак Гөлфирә апаны хезмәттәшләре дә, күршеләре дә һәм ике баласы, өч оныгы бик ихтирам итәләр һәм яраталар.
Әккәрәйдән Маргарита Белорусова, Чирмешәннән Марина Яковлева, Алия Шакурова, Ландыш Фәсхетдинова, Илсөяр Җиһаншина һәм башкалар адресына бүген хөрмәт, мактау сүзләре күп яңгырады.
Район җитәкчелеге исеменнән, әниләргә һәм әбиләргә муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Илнар Минһаҗев та бәйрәм теләкләре юллады.
Бүгенге бәйрәмнән бер әни дә бүләксез китмәде. Әниләргә концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Район үзешчәннәре белән беррәттән, бәйрәмдә Казаннан махсус чакырылган танылган җырчы Закир Шаһбан һәм яшь башкаручы Радик Шәрипҗанов та чыгыш ясадылар.
Бәйрәмнән фотолар: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/7682-chirmeshәndә-әnilәr-kөne-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әниләр көне