Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне яңа һөнәргә бушлай укыталар

Район мәшгульлек үзәге 76 эш урыны тәкъдим итә. Райондагы оешмалары төрле эшләр башкаручыларга мохтаҗ, бухгалтерларга да вакансияләр бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шулай ук баш агроном, зоотехник, инженер, ветеринария хезмәткәрләре кирәк, психологларга да эш тәкъдим итәләр.

Агымдагы елның алты аенда үзәккә 346 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 85се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. Бүген 37 райондашыбыз эшсез булып санала.

-Безнең аша укып, бушлай яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә бар, әйтик, быел10 кеше сак хезмәткәренә укыды, - ди үзәк белгече Фәридә Гайнетдинова. - Бу көннәрдә маникюр белгечлегенә төркем туплыйбыз.

"Демография" милли проекты кысаларында, дистанцион формада дүрт якташыбыз – экскурсовод, берәү системный аналитик белгечлеге ала. Үзәк маркетплейслар белән эшләү менеджеры әзерләү программасы буенча да түләүсез укуга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X