Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләре укучылары гыйнвар аенда гына да 5 тонна макулатура җыйганнар

Мәктәп укучылары арасында пластик һәм макулатура җыю буенча 2019 елга йомгак ясалды. Актив укучыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү бу эшкә яңа стимул бирде, күпләр бу ел башыннан ук җиң сызганып эшкә кереште.

Лагерка мәктәбе укучылары гыйнварның соңгы атнасында гына да 100 килограмм макулатура туплаганнар, бер айда ул 676 килограмм җыелган, ягъни бер балага бүлеп исәпләгәндә 31 килограммга якын. Аны тулысында тапшырып, өч мең сумнан артыграк акча эшләгәннәр.

Икенче Чирмешән мәктәбе укучылары да елның беренче аенда 500 килограммнан күбрәк кәгазь калдыгы җыйганнар. Күтәмәлеләрнең күрсәткече – 463, Чирмешән лицееның – 426, Лашман мәктәбенең 399 килограмм. Район буенча гыйнварда 5 тоннага якын макулатура җыелган.

Югары Кармалка, Түбән Кармалка мәктәпләренә  әлеге эшне активлаштырырга кирәк.

Беренче Чирмешән мәктәбе укучылары гыйнвар аенда гына да җир өстенән аунап ятучы 367 килограмм пластик җыйган, лицейлылар бу чималны 100 килограмм туплаган. Калган мәктәпләрнең складларында ул 50 килограммнан да азрак. Район буенча 839 килограмм пластик җыйганнар.

Укучылар табигатебезне чистартуда  игелекле, кирәкле эш башкаралар. Алар бары мактауга гына лаек.

Җир өстендәге пластик 400-450 елда гына таркалып бетәргә мөмкин. Димәк ул ничә буын кеше яшәгән чорда агулы матдәләр чыгара дигән сүз. Полиэтилен пакетка таркалу өчен 15 ел вакыт кирәк.  Газета кәгазе 1-3 айда таркалып бетсә дә, картонга бу вакыт биш айлап, ә менә каты кәгазьле журналларга биш елга кадәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев