Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына яңа хәрби комиссар билгеләнде

Сергей Иванов 1968 нче елгы. Казан танк училищесын тәмамлаган, Ерак Көнчыгышта, Төньяк Кавказда хезмәт иткән, соңгы елларда республиканың хәрби комиссариатында эшләгән.

Яңа хәрби комиссарны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал Сергей Погодин да катнашты.

-Әүвәл әлеге вазыйфаны озак еллар башкарган Дмитрий Иванович Палаткинга рәхмәтемне әйтәсем килә, - диде Сергей Николаевич. – Ул үз эшен гел зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарды. Сезнең комиссариат авыл комиссариатлары арасында иң яхшыларның берсе.

Ул хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә эшләгән һәм һәрдаим ярдәм итеп торган өчен, очрашуда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга да рәхмәт җиткерде.

Республиканың хәрби комиссары билгеләп үткәнчә, Татарстанда соңгы елларны хәрби комиссариатларга зур игътибар бирелә: биналар төзекләндерелә, заманча җиһазландырыла. Хезмәткәрләргә карата да таләпләр үзгәрә, комиссаритларда дорфалыкка урын булмаска тиеш.

-Монда килгән һәр кеше үз мөрәҗәгатенә җавап алып, канәгать булып китәргә тиеш, - диде Сергей Погодин.

Ул хәрби комиссаритлар алдында торган торган бурычларга да тукталды, аеруча армия сафларына егетләрне туплап җибәрү, контракт белән хәрби хезмәттә калучыларны аерым барлау кирәклеген җиткерде.

Гомумән алганда, Сергей Погодин хәрби комиссариаты эшчәнлегеннән канәгать калды һәм яңа комиссарга да эшне шул ук дәрәҗәдә дәвам итүен теләде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев