Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән өлкәннәрен хөкүмәт кайгырта

Бүген районда 5994 пенсионер яши. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 24 кеше. Сугышта һәлак булган ветераннарның тол калган хатыннары - 50, ә яу кырыннан кайтып тыныч тормышта үлгән сугыш ветераннарының тол хатыннары - 128. Районда 467 тыл хезмәтчәне бар. Пенсионерларның 2705се "Сугыш чоры бала­лары" категориясенә керә. "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең...

Бүген районда 5994 пенсионер яши. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 24 кеше.

Сугышта һәлак булган ветераннарның тол калган хатыннары - 50, ә яу кырыннан кайтып тыныч тормышта үлгән сугыш ветераннарының тол хатыннары - 128. Районда 467 тыл хезмәтчәне бар. Пенсионерларның 2705се "Сугыш чоры бала­лары" категориясенә керә. "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медаленә 637 райондашыбыз лаек булган.
-Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары да көннән-көн кими. Андыйларга торак алырга субсидия бирелә башлаганнан бирле 241 өлкән кеше тораклы булды, - ди район ветераннар советы рәисе Бари Галиев. - 10 әби-бабай 2015 елда яңа йортка күченде.
Ветераннарга, инвалидларга һәм башка категория пенсионерларга социаль-көнкүреш хез­мәтләренә түләү өчен ел дәвамында 55 миллион сумнан артык субсидия бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветераннарга торак