Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее укучысы инженер-программист булмакчы

Соңгы кыңгырау бәйрәме, чыгарылыш кичәсе – барысы да мәңгегә истә кала торган вакыйгалар. Тик быел алар гадәттәгечә узмый, коронавирус белән бәйле, алар да онлайн форматта гына үтә. Шундый гади булмаган чорда чыгарылыш сыйныфларга мәктәпне тәмамлау, имтиханнарга әзерләнү җиңел бирелмәгәндер. Бу хакта Чирмешән лицее укучысы Ильяс Шәйхетдиновтан белештем.

- Үз-үзеңне изоляцияләү чорында имтиханнарга әзерлекне туктатмаска тырыштым, интернет аша вебинарлар карадым. Укытучылар белән элемтәне өзмәдек, социаль челтәрләрдә, төрле платформаларда аралашып тордык. Шулай да тере аралашу җитми.

Ильяс информатика, физика, математика һәм рус теле фәннәреннән имтиханнар бирәчәк. Киләчәктә югары уку йортында белем алып, инженер-программист булырга хыяллана. Авылга караганда, шәһәр тормышын кулайрак күрә ул, анда карьера төзү мөмкинлеге күбрәк дип саный.

- Мәктәп белән хушлашу, классташлар белән аерылышу синең өчен авыр бирелдеме?

- Безнең чыгарылыш башка еллар чыгарылышыннан нык аерыла. Пандемия вакытында, безне алда балачак һәм мәктәп белән хушлашу көткәнен сизмичә дә калдык. Соңгы кыңгырау бәйрәме дә онлайн форматта үткәч бөтенләй башка хисләр калдырды, үткән елларда чыгарылыш сыйныфлары тойган хисләр түгел инде ул, - диде Ильяс. – Ничек кенә булса да без – чыгарылыш сыйныф укучылары укытучыларыбызга бик рәхмәтле. Алар безгә унбер ел буе белем бирделәр, яхшы, ярдәмчел, ышанычлы кеше итеп тәрбияләделәр.  Без алар белән шул еллар барышында күпне кичердек, күпкә өйрәндек. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгз – укытучылар. Алдагы тормышыгызда исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар теләп калабыз.

фото: социаль челтәрдән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев