Чирмешән лицее укучылары “каз йолкыды”
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән лицееның өлкән сыйныф укучыларына татар халкының милли йоласы - “Каз өмәсе” күренешен күрсәттеләр.
Егетләр һәм кызлар монда тамашачы ролендә генә булып калмыйча, үзләре дә бу бәйрәмдә актив катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре әлеге милли йоланың элек елларда ничек узуын тулысынча күрсәтә алдылар. Укучылар “Каз өмәсе”нең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, андагы җырлы-биюләрдә, уеннарда да катнаштылар. Билгеле, бу бәйрәм табын артында тәмамлана. Укучылар татар халкының милли ашларыннан да авыз иттеләр.
-Кызганыч, авыл җирендә яшәсәк тә, чын “Каз өмәсе”ндә катнашкан, каз йолкыган балалар табылмады, - диде әйдәүче китапханәче Гөлшат Җамалтдинова.
Татар халкының гореф-гадәтләрен, уен-йолаларын үз эченә алган чара “Пушкин картасы” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында узган.
Гөлшат Җамалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев