Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее укучылары призерлар арасында

Республикада фән олимпиадалары төгәлләнеп килә. Республикакүләм бәйгедә катнашып, призерлар арасына кергән Чирмешән лицее укучылары аерым яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. Лицейның 11нче класс укучылары: Ольга Палаткина әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, Йолдыз Шарапова рус теле һәм әдәбияты буенча республикада призерлар рәтендә. 10нчы класс укучысы Ирек Гомәров һәм 9нчы класс укучысы Айнур...

Республикада фән олимпиадалары төгәлләнеп килә. Республикакүләм бәйгедә катнашып, призерлар арасына кергән Чирмешән лицее укучылары аерым яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр.

Лицейның 11нче класс укучылары: Ольга Палаткина әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, Йолдыз Шарапова рус теле һәм әдәбияты буенча республикада призерлар рәтендә. 10нчы класс укучысы Ирек Гомәров һәм 9нчы класс укучысы Айнур Гатин - рус теле, 9нчы класс укучысы Ләйсән Гамирова һәм 8нче класс укучысы Гүзәл Мортазина әдәбият буенча призерлар.
6нчы класстан Мәдинә Мөхәммәтшина һәм 9нчы класс укучысы Инзилә Галимова да үзләрен республикакүләм олимпиадасында татар теленнән сынап карый алганнар. Тырышлыклары юкка китмәгән, алар да призерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Олимпиада призер Лицей