Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән көймәләре начар түгел

Мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогларын һәм мәктәпләрдәге иҗтимагый балалар оешмалары җитәкчеләрен бүләкләделәр. Шунысы сөендерә, остазларның да, укучыларның да Россия күләмендә үк уңышлары бар. Үзәк директоры Флера Гыйләҗетдинова өстәмә белем бирү педагоглары җыенында узган уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, төрле бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Аеруча техник юнәлештәге...

Мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогларын һәм мәктәпләрдәге иҗтимагый балалар оешмалары җитәкчеләрен бүләкләделәр. Шунысы сөендерә, остазларның да, укучыларның да Россия күләмендә үк уңышлары бар.

Үзәк директоры Флера Гыйләҗетдинова өстәмә белем бирү педагоглары җыенында узган уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, төрле бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Аеруча техник юнәлештәге эшләр яхшы бәя алган. "Авиамоделизм" түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов (Лашман мәктәбе) өстәмә белем бирү педагогларының "Балаларга йөрәгемне бирәм" республика һөнәри бәйгесендә катнашып, зона этабында өченче урын яулады, ул республика конкурсы финалисты. Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабында "Робототехника" түгәрәгеендә шөгыльләнүче Артем Турлуков һәм Ефим Калмыков (җитәкчеләре Юрий Еферов, Әккәрәй мәктәбе) 58 катнашучы арасында бишенче урынга лаек булдылар. Александр Уляшкинның "Яшь судомоделист" түгәрәгендә (Күтәмә мәктәбе) шөгыльләнүче шәкертләре - көймәчеләр исә республика ярышларында 58 команда арасында 4 урын иясе.

Яшь укчы Ләйсән Миһманова (җитәкчесе Фаиз Билалов, Лашман) Бөтенроссия җәядән ату турнирыннан икенче урын яулап кайтты. "Без бергә!" республика фестивалендә Ләйсән Насыйбуллина, "Музыкаль тамчы" түгәрәге (җитәкчесе Гөлинә Вәгыйзова, Иске Кади мәктәбе) шулай ук икенче урынга лаек булдылар. "Кул эшләре серләре" түгәрәгенә йөрүче Регина Якунина, Ләйсән Гамирова, Юлия Максимова (җитәкчеләре Татьяна Новичкова, Чирмешән лицее) "Оныкчык­лар Җиңү ясый!" бәйгесендә катнашып, респуб­лика күләмендә грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көймәләре начар түгел Флера Гыйләҗетдинова