Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән “Әкият“ендә бар да бар

Чирмешәннең көнчыгышында, яңа микрорайонда төзелгән "Әкият" балалар бакчасы беренче бәләкәй хуҗаларын кабул иткәнгә бер ай чамасы вакыт үтте. 80 урынга исәпләнгән бакчага, дүрт төркемгә 42 сабый йөри. -Бу сан көн саен берничәгә арта, тагын 58 балага юллама бирелгән, - ди бакча мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова. - Безгә йөрүчеләрнең күпчелеге яңа микрорайонда...

Чирмешәннең көнчыгышында, яңа микрорайонда төзелгән "Әкият" балалар бакчасы беренче бәләкәй хуҗаларын кабул иткәнгә бер ай чамасы вакыт үтте.

80 урынга исәпләнгән бакчага, дүрт төркемгә 42 сабый йөри.
-Бу сан көн саен берничәгә арта, тагын 58 балага юллама бирелгән, - ди бакча мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова. - Безгә йөрүчеләрнең күпчелеге яңа микрорайонда яшәүчеләр. Башка балалар бакчаларыннан күчүчеләр дә, бакчага яңа гына килүче сабыйлар да бар.
Бакча эшче персонал белән тәэмин ителгән, сабыйларга ике пешекче аш әзерли. Бөтен уңайлыклары да булган, җылы, якты, матур "Әкият"кә балалар бик теләп йөри.
Бакчада логопед та эшли башлаган. Татар теле дәресләре махсус кабинетта үтә. Спорт, музыка заллары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы