Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кешесе револьверын полициягә тапшырган

01 Декабрь аеның беренче атнасында район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 30 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлекчәсендә 36 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Бу атнада район юлларында өч авария булган. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Билгесез кешеләр Чирмешәннең Утыз Имәни...

01 Декабрь аеның беренче атнасында район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 30 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлекчәсендә 36 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Бу атнада район юлларында өч авария булган. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән.
Билгесез кешеләр Чирмешәннең Утыз Имәни урамындагы берәүләрнең гаражыннан 50 мең сумлык төзелеш инструментлары алып чыкканнар.
Түбән Кәминкә янындагы скважинадан билгесез кешеләр эшермәне урлаганнар. Тикшерү бара.
Чирмешән кешесе теркәлгән газ револьверын полициягә тапшырган.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 75, участок уполномоченныйлары 22 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
Оешмалар һәм предприятиеләрнең ирекле халык дружиналары көндезге һәм төнге кизү торуга график буенча чыкканнар.
03Үткән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 42 чакырту кергән. Фельдшер Тамара Просекина әйтүенчә, аларның күбесе югары кан басымы, ОРВИ белән чирләүчеләрдән булган. Көнкүрештә тән җәрәхәте алу һәм алкоголь белән агулануның берничә очрагы теркәлгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 28 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция