Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетларына спортзаллы янкорма өлгерә

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына төзелүче янкормада, нигездә, эчке якта бизәү эшләре генә калып бара.

-Ишекләр, тәрәзәләр урнаштырылган, электр чыбыклары сузылган, шушы көннәрдә җылы бирергә тиешләр, - ди мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләйманов.  

Бинаны тышкы яктан да җылытып, сайдинг белән тышлаячаклар. Бу объктта  көн саен унлап кеше эшли. 68 миллион сумлык әлеге төзелешне быел яз башладылар.

-Ике катлы бу бинаның бер өлешендә 24кә 12 метрлы спорт залы, душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре булачак. Икенче өлешендә, беренче катта – ашханә, ә икенчедә - уку класслары урнашырга тиеш, - ди Рафаэль Габделхай улы.

Сүз уңаеннан, бүген кадетлар мәктәп-интернатында 144 укучы белем ала, шуларның 118 е интернатта тора. 45 укучы – Нурлат районыннан. Кадетлар арасында Лениногорск, Аксубай, Әлмәт районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән дә егетләр һәм кызлар бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев