Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлар мәктәбе иркенәя

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының яңа төзелгән янкормасын киләсе атнада тантаналы төстә ачарга ниятлиләр.

-Яңа бинабызда эш тулысынча беткән дисәң дә була, мөһим эшләр ахырына якынлашып килә, - ди мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов. - Төзүчеләр су, канализация челтәрләрен тоташтыралар.  Янгынга каршы сигнализация урнаштырыла. Якын көннәрдә җиһазлар кайтуын көтәбез.

Ике катлы әлеге янкормада кадетларның үзләренең спорт заллары була, шулай ук, ашханәләре дә беренче Чирмешән мәктәбеннән аерылып чыга. Ашханә өстендә - икенче катта өч уку кабинетына  урын табылган. Ә подвал өлешендә тир  һәм складлар урнаша. Бу эшләргә 74 миллион сумнан артык акча тотылган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев