Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән каһарманын Венесуэлада да беләләр

Түбән Камада яшәүче якташыбыз Ильяс Бикбаев Җиңү бәйрәме көнендә быел да радиоэфирга чыгып, авылдашы - Советлар Союзы Герое Барый Габдрахманов хакында мәгълүматны ерак чит илләрдә дә ишеттерде. Кармыш каһарманы батырлыгы хакында хәтта бездән 11 мең километр ераклыктагы Венесуэлада да тыңлаганнар.

Радиоэкспедиция җитәкчесе радоиостанциясен быел район мәдәният йорты каршында  көйләгән. 8 метр озынлыктагы антенна, радиоҗиһазлар ярдәмендә, махсус позывной аша  ул әнә шулай ерак илләрдәге үзе кебек радиосөючеләр белән дә элемтәгә чыга. Бүген Ильяс Нурислам улын Россиядә генә түгел, Япониядә, Израильдә, Сербиядә һәм башка бик күп илләрдә тыңлаганнар. Аларга исә якташыбыз мәгълүматны барысы да аңларлык итеп, Морзе алфавиты белән җиткерә.

-Максатым – Барый Габдрахманов хакында  еракларга ирештерү. Менә бүген эфирга чыгып, аның хакында 20 тапкыр сөйләдем. Төштән соң бу эшне Түбән Камада кичкә кадәр дәвам итәчәкмен, - ди якташыбыз.

Ильяс Бикбаев  Җиңү бәйрәме уңаеннан, эфирга чыгарга махсус рөхсәт алып, иптәше белән, экспедициягә 5 май көнне үк чыкканнар. Түбән Камадан тотынып, республиканың тугыз торак пунктында, шулай ук Геройның туган авылы – Кармышта да булганнар, барлыгы 1200 элемтә уздырганнар.

Ильяс Бикбаев шушы рәвешле данлыклы якташыбыз хакында  инде 7 ел сөйли. Аны Барый Габдрахманов һәлак булган  Кировоград шәһәрендә дә (Украина) ишетәләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү көне