Җиңү көне тег белән яңалыклар
-
Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте
«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы күздә тотылмый», — диде
-
Чирмешән каһарманын Венесуэлада да беләләр
Түбән Камада яшәүче якташыбыз Ильяс Бикбаев Җиңү бәйрәме көнендә быел да радиоэфирга чыгып, авылдашы - Советлар Союзы Герое Барый Габдрахманов хакында мәгълүматны ерак чит илләрдә дә ишеттерде. Кармыш каһарманы батырлыгы хакында хәтта бездән 11 мең километр ераклыктагы Венесуэлада да тыңлаганнар.
-
Чирмешәнлеләрне "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга чакырабыз
Чирмешәндә 9 Майда "Үлемсез полк" акциясе булачак. Җыелу урыннары: 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләрендә, Чирмешән лицеенда. Колонналар 14.30 сәгатьтә кузгала, чара мәңгелек ут янында митинг белән тәмамланачак. Барлык райондашларыбызны да акциядә катнашырга чакырабыз.
-
Бәйрәмнәрдә икеләтә уяу булыйк
Алдагы айда, 1 майда православие динендәгеләр Пасханы билгеләп үтәчәк, Яз һәм хезмәт, Бөек Җиңү бәйрәмнәрендә дә районда төрле чаралар үтәчәк. Мондый чакта, билгеле, икеләтә уяу булу сорала. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында хокук тәртибен саклау, җәмәгать иминлеген тәэмин итү, дежурлык оештыру хакында сүз алып бардылар. -Бу эш конкрет, планлы...
-
Чирмешән ветераны Җиңү көнен хезмәте белән якынайткан
Түбән Чегодай авылында туып-үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче Шәмсенур әби Мөхәммәдиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Җиде балалы гаиләдә Шәмсенур - иң олысы. Әтисе Харисны 1941нче елны сугышка алганда аңа 15 яшь, ә төпчек игезәк балаларга нибары бер атна гына була. Озак та үтми, әтиләренең яу кырында һәлак булуы турында хәбәр...