Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән инвалидлар җәмгыятендә «Уңыш бәйрәме» үткәрделәр

Инвалидлар оешмасы ишегалдында әзерләнгән бәйрәмгә районда яшәүче өлкәннәр, җәмгыятьнең даими катнашучылары җыелды.

Җәйнең соңгы көннәре яхшы һава торышы белән сөендерә. Шуңардан файдаланып, районның инвалидлар оешмасы үзләрендә бәйрәм оештырып алырга уйлаган. Пандемия вакытыннан соң очрашулар да тансык бит. Берсе дә буш кул белән килмәгән - өстәлләрдә - бакчаларында үстергән матур чәчәк бәйләмнәре һәм җиләк-җимешләр. Ямьле итеп, гармун моңнарына җырлар сузып үтте бу чара.

Шунда ук, пенсия һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен оештырылган финанс грамоталылыгын күтәрү курсларын тәмамлаган якташларыбызга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды. Казан идарә, икътисад һәм финанслар федераль университеты ярдәме белән оештырылган әлеге курслар районда кабат үткәреләчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев