Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән инвалидлар җәмгыятендә “Тылсымлы бүлмә” ачылды

Район инвалидлар җәмгыятендәге “Тылсымлы бүлмә”дә ниләр генә юк, хәтта  махсус өстәлдә комнан рәсем ясарга да була. Әлеге бүлмәгә беренче кунаклар - балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлекчәсе укучылары  нәкъ менә бу эшнең серләренә төшенергә, мастер-класска килделәр.

Укытучылары аңлатканнан һәм күрсәткәннән соң, яшь рәссамнар үзләре дә ком өстендә төрле рәсемнәр ясап карадылар, монда башка әйберләр белән дә таныштылар. Соңрак, хәтта тылсымлы бүлмәдән чыгасылары да килмәде.

Дөрестән дә, “Тылсымлы бүлмә”дәге һәр нәрсә хикмәтле, үзенә тартып тора. Интерактив һава-куыкчыклы көпшәләргә карап тору гына да җанга ниндидер сихри тынычлык бирә. Көпшәләрдә әлегә ясалма балыклар гына “йөзә”, бәлки киләчәктә чын аквариум балыклары да җибәрерләр. Аякларга массаж ясый торган юл (топтильная дорожка), коры яңгыр, тылсымлы мәгарә, йолдызлы күк йөзе келәме, курчак театры,  терапия утыргычы, өстәл уеннары – барысы да грант акчасына алынган. Бирегә мөмкинлекләре чикле кешеләр, балалар, гомумән, теләге булган һәркем килеп ял итә, үзенә шөгыль, җанына тынычлык таба ала. Район инвалидлар җәмгыяте хезмәткәрләре кунакларга бик шат.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев