Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән газчылары кышкы сезонга әзерләнә

Районның газ хезмәте эшчеләре, коммуналь хезмәтләр кебек үк, алдагы ягу сезонына әзерләнәләр.

-Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Туймәттә һәм Ульяновкада газ бүлү пунктлары биналарына капиталь ремонт үткәрелде, - ди газ хезмәте начальнигы урынбасары Рифат Гатин. – Чирмешәндә ике газ бүлү пункты җиһазлары алмаштырылган. Якын айларда бу эшне шкаф тибындагы тагын дүрт пунктта башкарырга кирәк була. Бер пунктның коймасын алыштырдык.

Төзелеш һәм ремонт эшләреннән тыш, безнең хезмәт слесарьлары җиһазларга техник хезмәт күрсәтү үткәрәләр. Түбән Кәминкәдә һәм Иске Үтәмештә 18 километр озынлыкта газүткәргеч буялды, бу эш дәвам итә.

Квартираларын һәм йортларын ике контурлы казаннар ярдәмендә җылытучыларга сервис хезмәте күрсәтүгә килешүләрне яңарту кирәклеге турында искәртеп үтәбез. Моның өчен газ хезмәтенә мөрәҗәгать итү сорала.

Һәм тагын: газчылар халыкка, җиһазларга техник хезмәт күрсәтү өчен, слесарьларны өйләргә ирекле керүне тәэмин итү гозерен җиткерәләр.

фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев