Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән федераль программа кысаларында төзекләнә

Чирмешәннең көньяк микрорайонында “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында төзелеш эшләре тукталмый.

-Бу, инде өченче ел дәвам итүче программа  канализация, юллар, тротуар, яктырткычлар урнаштыруны үз эченә ала. Әлеге микрорайонда канализация челтәрләре сузылды, яктырткычлар куелды, тротуарлар ясалды, юллар асфальтлана, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – Былтыр Цаплин урамы юлына асфальт түшәлде, быел Фролов урамын һәм аларны тоташтыручы тыкрыкларны шомартырга планлыйбыз. Асфальтланмаган урамнар бар әле. Бу максатларга акчалар өлешләп бирелә, эш алдагы елларда да дәвам итәчәк.

Район үзәгенең көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш микрорайоннарында да шундый эшләр башкару өчен проект-смета документлары әзерләнә.

-Документлар ясау да - озак вакыт сорый торган эш. Аларны әзерләп, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына керә алсак, авылның бу өлешләрендә дә зур эшләр башкарылачак, - ди Надежда Габдерәшит кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев