Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән бүген (саннар һәм фактлар):

• Район үзәгендә 6216 кеше (3289сы - хатын-кызлар, 2927се - ир-атлар) яши (2007нче елның 1 январена 5700 булган). Монда 49 урам, 1484 шәхси йорт һәм күпквартиралы йортларда 828 квартира исәпләнә. • Чирмешәндә төрле милләт кешеләре яши, шул исәптән татарлар - 3255, руслар - 1739, чувашлар - 707, мордвалар - 402...

• Район үзәгендә 6216 кеше (3289сы - хатын-кызлар, 2927се - ир-атлар) яши (2007нче елның 1 январена 5700 булган). Монда 49 урам, 1484 шәхси йорт һәм күпквартиралы йортларда 828 квартира исәпләнә.

• Чирмешәндә төрле милләт кешеләре яши, шул исәптән татарлар - 3255, руслар - 1739, чувашлар - 707, мордвалар - 402 һәм башкалар - 108.

• 2011нче елны Чирмешәндә 71 бала туган, 76 кеше дөнья куйган. Бүген биредә бер яшькә кадәр 74 сабый бар, 90 яшьтән өлкәнрәк алты кеше гомер кичерә.

• Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, район үзәгендәге шәхси хуҗалыкларда 400 башка якын мөгезле эре терлек, шул исәптән 122 сыер асрала.

• Чирмешәндәге ике урта мәктәптә һәм бер лицейда 2011-2012 уку елында 800 бала белем алды.

• "Ромашка", "Каенкай", "Чишмәкәй" һәм "Ландыш" балалар бакчаларында 396 бала тәрбияләнә.

• Балалар сәнгать мәктәбендә 350 бала, балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә 500гә якын кеше шөгыльләнә. Район үзәгендә бассейнлы, спорт һәм тренажер заллары белән "Чирмешән физкультура - сәламәтләндерү комплексы" һәм "Юбилейный" Боз сарае бар.

• 2011 - 2012 уку елында 106нчы һөнәр училищесында 178 кеше белем эстәгән.

• Чирмешән авылы буйлап 68 километр юл үтә, аның күп өлешенә асфальт җәелгән. Суүткәргеч линияләрнең озынлыгы - 42 километр, канализация челтәрләре 10 километрга сузылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X