Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аша "Бег Мира” Халыкара факел эстафетасы узды

Чирмешәнлеләр дә бөтен дөньяга танылган “Бег Мира” (”Тынычлык йөгерүе”) халыкара дуслык факел эстафетасында катнашты.

Әлмәттән иртәнге тугызда чыккан команданы район спортчылары көндезге сәгать өчтә Урманасты Үтәмеш авылы янында каршы алдылар.

-Безнең командада 15 кеше - профессиональ һәм һәвәскәр спортчылар, - диде аларның капитаны Денис Лазарев. – Арабызда төрле һөнәр ияләре: электрчылар, аш-су осталары, сәркәтиб, программист, сатучы да бар. Илебезнең төрле шәһәрләреннән җыелдык – Владивостоктан алып Мәскәүгә кадәр. Без чиратлашып йөгерәбез. Ике машина белән сәяхәт итәбез. Командада һәр кешенең үз вазыйфасы бар.

“Бег Мира” Халыкара факел эстафетасы республика территориясендә 6-10 сентябрдә уза.

Әлеге зур масштаблы проектның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм төрле илләр вәкилләре арасында мәдәни һәм социаль элемтәләр урнаштыру.

Татарстан Республикасы факелны Башкортостаннан кабул итеп алды. “Бег Мира” спортчылары дүрт көн дәвамында Азнакай, Әлмәт, Чирмешән һәм Нурлат районнарында булып, очрашулар, “түгәрәк өстәлләр” үткәрә. Катнашучылар 400дән километрдан күбрәк юл йөгерәп, аннан соң факелны Самара өлкәсенә тапшырачаклар. Россия территориясендә эстафетаның гомуми дистанөиясе 1382 километр тәшкил итә. Йөгергәндә спортчылар факелны бер-берсенә тапшыралар.

Чирмешәндә дуслык факелын командадагы иң олы спортчы – 77 яшьлек Светлана Хисаметдинова кулынан Иске Элмәле мәктәбенең физкультура укытучысы Марина Колесникова кабул итте.

-Мин бик дулкынланам, төнлә дә йоклый алмадым. Бу бит бик җаваплы вазыйфа, - диде тәҗрибәле спортчы Марина Ивановна.

Эстафетада шулай ук район спортчылары Галина Прокопьева, Петр Захаров һәм аларның шәкертләре дә катнашты, алар команда белән район мәдәният йортына кадәр йөгерделәр. Биредә кунакларны районның спорт тормышы белән таныштырдылар, эстафетачылар якташларыбызның сорауларына җаваплар бирделәр.

-Чирмешәнлеләр – искиткеч кунакчыл халык, - диде Светлана Александровна. – Миңа еш кына: “Булды инде, йөгермә, яшең бар бит”, - диләр. Юк, туктый алмыйм әле. Эстафета – ул бит йөгерү генә түгел, ә искиткеч бер сәяхәт, күпме кеше белән очрашып, аралашып, без тынычлыкка, татулыкка өндибез.

Әлеге проект 1987 елда башланып киткән. Шуннан бирле анда алты миллионнан күбрәк кеше катнашкан, факел 160 илдә булган, спортчылар якынча 160 мең километр узганнар.

фото: автор

"Бег Мира" Халыкара факел эстафетасы – Чирмешәндә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев