Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәйрәмнәрдә икеләтә уяу булыйк

Алдагы айда, 1 майда православие динендәгеләр Пасханы билгеләп үтәчәк, Яз һәм хезмәт, Бөек Җиңү бәйрәмнәрендә дә районда төрле чаралар үтәчәк. Мондый чакта, билгеле, икеләтә уяу булу сорала. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында хокук тәртибен саклау, җәмәгать иминлеген тәэмин итү, дежурлык оештыру хакында сүз алып бардылар. -Бу эш конкрет, планлы...

Алдагы айда, 1 майда православие динендәгеләр Пасханы билгеләп үтәчәк, Яз һәм хезмәт, Бөек Җиңү бәйрәмнәрендә дә районда төрле чаралар үтәчәк. Мондый чакта, билгеле, икеләтә уяу булу сорала.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында хокук тәртибен саклау, җәмәгать иминлеген тәэмин итү, дежурлык оештыру хакында сүз алып бардылар.
-Бу эш конкрет, планлы булырга тиеш. Биналарны урыннарга ук барып тикшерү, "йомшак" урыннарны вакытында ачыклау кирәк, - диде утырышны алып баручы - район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.
РФ ЭММның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе, район мәгариф, мәдәният бүлекләре, газ, электр, электр элемтәсе хезмәтләре, үзәк больница, янгын часте һәм башка кайбер оешмалар җитәкчеләре үз оешмаларында, объектларда, биналарда террорчылыкка каршы, әлеге хәлне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар, аңлату эшләре хакында сөйләделәр, отчет тоттылар.
Террорчылыкка, терроризмга каршы эштә авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына аеруча зур җаваплылык йөкләнә.
Бәйрәмнәр алдыннан, һәр урында хезмәткәрләр белән өстәмә инструкция үткәрелергә, бәйрәм көннәрендә дежурлык оештырырга кирәк. Подвалларны, чардакларны янә карап - тикшереп чыгу, бик кую да зыян итмәс.
Андый-мондый хәл очрагында, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр бирергә тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында Җиңү көне 1 Май