Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәйрәм факелын без дә күрербез

Казанда узачак Универсиада уты-факелы 25 июнь көнне безнең районга килеп җитәчәк. Район делегациясе факелны яңачишмәлеләрдән район чигендә кабул итеп алырга тиеш. Утны район үзәгенә алып кайткач яшьләрнең ял итү үзәге каршында тантаналы чара булачак. Аннан соң районыбызның ун спортчысына Универсиада факелын район үзәге урамнары (Титов, Технический, Шешминский, Совет) аша үткәрү...

Казанда узачак Универсиада уты-факелы 25 июнь көнне безнең районга килеп җитәчәк.


Район делегациясе факелны яңачишмәлеләрдән район чигендә кабул итеп алырга тиеш. Утны район үзәгенә алып кайткач яшьләрнең ял итү үзәге каршында тантаналы чара булачак. Аннан соң районыбызның ун спортчысына Универсиада факелын район үзәге урамнары (Титов, Технический, Шешминский, Совет) аша үткәрү бәхете татый. Менә шул вакытта чирмешәнлеләр дә Универсиада утын күреп кала ала. Спортчыларыбыз факелны Аксубай районына тапшырачак.

20 июньдә Татарстанга - Баулы районына килеп җитәчәк Универсиада факелы республиканың 43 районы аша үтә, ә 15 шәһәрдә һәм район үзәгендә кичке бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла.

7-13 июль көннәрендә Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада 27 спорт төре буенча 350 комплект медаль уйнатылачак.

Уеннарда 170 илдән спортчылар катнашуы Универсиада тарихында рекорд булачак.

Ярышларны 64 спорт объектында үткәрү планлаштырыла. Башкалабызда бу чарага махсус төзелгән объектлар арасында Универсиада авылы, 45 мең урынлы "Kazan-arena" футбол стадионы, Су спорты сарае, теннис академиясе, "Ак Барс" көрәш сарае, волейбол, бокс һәм өстәл теннисы, гимнастика үзәкләре, Урта Кабан күлендә ишкәкле көймәләр өчен канал - иң зурлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Универсиаданы каршылап

2
X