"Чирмешән-АГРО"да бахатайга әзерләнәләр. Чәчкечләргә берничә көнлек эш калган. Арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр - бар да җир куенында. Бүген төп көч бодай, кукуруз чәчүгә тупланган.
Җәмгыятьтә артык кабаланмыйча, җирне кат-кат эшкәртеп кенә чәчәләр. Солыча куркыта. Ул бик әрсез чүп үләне, технологияне үтәмәсәң, бик тиз калкып чыга, бөтен кырыңны харап итә,...