Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бөтен Татарстанга шимбә көнне сиреналар тавышы яңгыраячак

Шимбә, 28 июль көнне иртәнге 10нан 11гә кадәр Татарстан Республикасында гражданнар обаронасы үзәкләштерелгән хәбәр итү төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерәчәкләр. Халыкка хәбәр итү өчен республикада булган барлык электр сиреналары һәм репродукторлардан файдаланачаклар, SMS ярдәмендә хәбәр таралачак, шулай ук республика телеканаллары һәм радиостанцияләре, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплексларының мөмкинлекләре кулланылачак. Электр-механик...

Шимбә, 28 июль көнне иртәнге 10нан 11гә кадәр Татарстан Республикасында гражданнар обаронасы үзәкләштерелгән хәбәр итү төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерәчәкләр. Халыкка хәбәр итү өчен республикада булган барлык электр сиреналары һәм репродукторлардан файдаланачаклар, SMS ярдәмендә хәбәр таралачак, шулай ук республика телеканаллары һәм радиостанцияләре, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплексларының мөмкинлекләре кулланылачак.


Электр-механик сиреналар тавышы ''Бөтен кеше игътибарына!" дигән кисәтү сигналы бирелә башлавын аңлата.

Аның буенча халыкка радио һәм телевизорларны кабызып, махсус хәбәрне тыңларга кирәк. Алга таба теле- һәм радио программаларны трансляцияләү башлана.

Тулырак мәгълүмат ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined электр сиреналар