Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә 71 йортка куркыныч яный

Урамда әле кыш хакимлек итә, бураннарын, суыкларын күрсәтә. Тик язга да ерак калмый. Бу мизгел үзе матур булса да, су ташулары белән ул кешеләр тормышына куркыныч тудыра.

Кышын кар күп яуды, язның ничек киләсен кем белә?! Шулай да язгы  ташуларга һәркем әзер булырга тиеш.

Елдагыча, Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларына су басу куркынычы яный. Түбән Кармалкада  елгага якын урнашкан ике  йортка гына су керергә мөмкин. Ә менә Бәркәтәдә Карл Маркс, Ленин, Тукай һәм Шакирҗанов урамнарындагы 71 хуҗалык язгы  ташудан зыян күрергә мөмкин. Бу йортларда 160 тан күбрәк кеше яши.

-Соңгы су басу безнең авылда 2012 елда булды, әлеге куркыныч зонага кергән барлык йортлар да зыян күрде, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Ул чакта  тораклары зыян күргән хуҗалар республикадан барлыгы бер миллион 600 мең сум матди ярдәм алды. Биредә яшәүчеләр барысы да су басуларны үз күзләре белән күргән кешеләр. Шулай булса да, без һәр йортта булып,  аларны кисәтәбез, үзләре дә саклык чаралары күрә. Бу йортларда яшәүчеләрнең исемлеге төзелгән, су күтәрелгән очракта кемнең кая күчереләсе билгеле. Халыкны, кирәк булса, вакытлыча мәктәптә урнаштыру күздә тотыла. Коткару эшләренә көймәбез, итекләребез бар. Җирлектә язгы су ташуларга каршы комиссия төзелгән,  комиссия членнары конкрет кайсыдыр йорт өчен җаваплы. Үзебезнең генә көч җитмәгәндә,  районнан янгынга каршы часть коткаручылары ярдәмгә килергә әзер.

Һава торышы көйсезлегенә һәр авыл җирлеге, райондагы барлык оешма, предприятиеләр әзер булырга тиеш. Районда объектларны язгы су басу очрагы 2012 елда булды, 1979 елда Чирмешәндә дә елга буендагы байтак йорт зыян күрде. Су йортларның тәрәзә төбенә кадәр күтәрелгән иде.

Язгы су ташуларны хәвеф-хәтәрсез кичерү өчен, халыкның иминлеген, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның сакланышын тәэмин итү йөзеннән район башкарма комитеты җитәкчесе тиешле карар кабул итте.

Районда язгы су ташулар чорына төп әзерлек чаралары исемлеге расланды һәм  комиссия төзелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, сулыкларга терлекчелек, минераль ашламалар, агулы химикатлар һәм көнкүреш калдыклары эләкмәсен өчен, санитар-экологик чараларны күрү буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшенә күзәтчелек итү бурычы йөкләнде.

Авыл җирлекләре башлыкларына авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән халыкны эвакуацияләү очраклары була калса дип, аларны вакытлыча урнаштыру пунктларын, көймәләр, башка йөзмә һәм коткару чараларын әзерләп куярга кирәк, шулай ук мал-туар, матди байлыклар турында да алдан кайгырту зарур. Су үткәрү җайланмаларын кардан һәм боздан чистартырга, барлык сулыкларда боз өсләрендә һәм яр буе участокларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итүче тамга урнаштыру таләп ителә.

Язгы су ташулар чорында энергия, газ, су белән тәэмин итүче предприятиеләрнең, күперләрнең яхшы эшләве мөһим.

Балаларның иминлеген кайгырту аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш. Мәгариф бүлегенә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә язгы су ташулар чорында куркынычсызлык чаралары турында актив аңлату эше алып барырга тәкъдим ителде.

-Елгалар гына түгел, гидротехник корылмалар-буалар да онытылырга тиеш түгел. Иске Котыш авылының көньяк-көнбатышындагы буа, әйтик, трассага, юл полотнасына куркыныч тудыра, аның эшермәләре эшләми. Трасса кырыенда ук урнашкан Яңа Элмәле буасы ташыса да, зур зыян салырга мөмкин, - ди ТР  гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендәге бүлегенең райондагы өлкән белгече Мирзагали Мирзаянов. - Яз көне плотиналарны язгы су алу куркынычын киметү өчен, буалардагы суны алдан ук агызып, азайтып калдырырга киңәш иттек. Тик буаларны арендалаучылар, балыклар агып китү ихтималын сәбәп итеп суны агызмыйлар. Лашман һәм Түбән Кәминкә буаларында шундый хәл күзәтелә.  Әгәр плотинаны җимерсә, аны ясау балык бәясеннән күпкә кыйммәткә төшәчәк.

Мондый хәл безнең районда булганы юк. Ә менә Балык Бистәсе районында 2017 һәм 2018 елларда  язгы сулар бер үк  буаның плотинасын агызган. Үткән ел Оренбург өлкәсендә  бер буага зыян килгән.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X