Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә тарихы - Бикбовлар көндәлекләрендә

1974 елда 76 яшендә вафат булган Габдрәүф Бикбов үзеннән соң бай хәзинә – мирас калдырган. Юк, кыйммәтле, затлы әйбер, акча да түгел, көндәлекләре бәһасез, бүген дә исән, кадерле ядкарь.

Белемле, динле, алдынгы карашлы да кеше була ул, хәтта Мәскәүдә Тимирязев академиясендә укып кайта, Шешминкадагы МТСта баш инженер вазифасын били. Бәркәтәдә әле һаман сүтелмәгән таш келәттә кибет тоткан.

Габдрәүф Миңнекәй (Бикбау) улы көндәлекләрендә Бәркәтәнең дистәләрчә еллык тарихы чагылыш таба. Инде нык таушалган, язулары уңа ук башлаган әүвәлге журналларны караштырам. Монда беренче язма 1959 нчы елда барлыкка килә. 1960 нчы елдан көн дә диярлек берәр хәбәр теркәлә. Күпчелеге – һава торышы турында. Анда  күрсәтелгәнчә, 1961 нче елның 1-5 декабрендә төнлә салкынлык 33-39, ә гыйнварда, башында һәм уртасында, 30-42 градуска ук җитә. Февральдә дә бик йомшартмаган.

1959 нчы елда, сентябрь азагыннан декабрьгә кадәр, өзлексез диярлек яңгыр койган икән. 1995нең 27 нче маенда яшенле-бозлы яңгыр яву хакында да язма бар. Кыскасы, бар да “контрольдә”.

Габдрәүф бабай галәмгә беренче булып очкан космонавтны да искә ала, 12сендә “Юрий Гагарин космоска очты, исән кайтты”, “14 апрельдә космонавт Мәскәүдә булды”, дип бу вакыйга турында язманы калын сызык белән аерып куйган.

Аның менә шулай көндәлекләр язуы улы Разыйга да күчә. Районда билгеле, зыялы шәхес иде ул, озак еллар Бәркәтәдәге фельдшер-акушерлык пунктында макталып эшләде, йөзләгән кешене авыруларыннан коткарды, гомерләрен озайтты. Инде Разый Габдрәүф улы да арабызда юк, 10 ел элек вафат булды. Әмма көндәлекләргә мәгълүматлар өстәлә тора, иренең эшен хатыны Сания апа дәвам иткән. Инде соңгы 6 ел чамасы Габдрәүф Бикбов башлаган көндәлек язу эше Ралиф Бикбовка күчкән. Көндәлек дәфтәрендә, Габдрәүф бабай 1967 елда, “Бәбәй туды”, дип “тамга” салган. Шул онык – Ралифка инде 52 яшь.

-24 яшемдә нәсел шәҗәрәбезне төзедем, - ди Ралиф Бикбов. –Анда сигезенче буын бабай да кергән. Безнең Бәркәтәдә Бикбовлар нәселе аңардан, Ишали бабайдан башлана дип буладыр. Без белгәне. Тик авылда торучылардан Бикбовлар фамилиясен бүген без һәм Салихҗан абыйлар гына йөртә. Башкалар дөнья буйлап сибелгән. Әмма нәсел җепләре белән кызыксыналар, безгә дә киләләр, алар бездән, без алардан өстәмә мәгълүмат алабыз.

“Доктор абый” (Разый Бикбовны шулай да зурлап атыйлар) 1966 нчы елда Түбән Кәминкәдән Бәркәтәгә эшкә кайтканда, Бәркәтәдә 2500 чамасы (!) кеше яшәгән. Кемнәр, кайчан, кайсы сыйныфта укыганнар – бу хакта Разый абый кечерәк дәфтәрләрдә бик пөхтә итеп теркәп куйган.

Ралиф авыл хәбәрләрен, туган- тумача яңалыкларын көн дә диярлек язып куярга тырыша.

Былтыр, элегрәк һава торышы ничек булган, кем кайчан туган, үлгән, кайчан мал чалганнар, каз йолкыганнар, кем килгән, кем киткән, дигәндәй, көндәлекләрне ач та кара, чагыштыр, искә төшер.

Мин үзем дә инде 27 ел буе көндәлек язам. Дәфтәргә көн саен яки ике көнгә бер тапкыр берәр хәбәр язып кую авыр түгел, аның каравы син теркәгәннәрне берничә елдан соң ук укысаң да бай мәгълүматлы буласың, хәтереңне яңартасың, шикләнгән вакытта, төгәл даталарны ачыклыйсың.

“Бикбовлар көндәлекләре” төп җиде дәфтәрдән тора.

-Төп нигездә яшәгәч, безгә зур җаваплылык йөкләнгән, - ди Ралиф Разый улы. –Кайткан-киткәннәрне каршылыйбыз. Сыер, бозау асрыйбыз, умарталар тотабыз. Башта сыерны әни бетертмәде, инде хатын бу хакта сүз башламый. Аллага шөкер, тормыш яхшы бит, чишмә суы гына эчәбез, газ яна, электр уты бар. Ике ул үстердек, онык туды.

Ралиф газ бүлү станциясендә эшли, белгечлеге буенча, тагын өч абыйсы кебек, югары белемле инженер-механик ул, ә Рәмзия – мәктәптә аш пешерүче. Бик тату, тырыш, матур гаилә.

-Көндәлекләрне мин дә караштырам, - ди Рәмзия. –Кайвакыт эштә берәр вакыйганы искә төшерәбез дә, уртак фикергә килә алмыйбыз, һәркем үзен хаклы саный бит. Барын да хәтерләү мөмкин дә түгел. Аннары “Көндәлекне карыйм әле, анда төгәл язылган булырга тиеш”, дим. Әйе, анда елы, ае, көне ничек бар, шулай теркәлә.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев