Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә авылы өлкәннәренә Шешминкадан сөт китерәләр

Васыйл Әхмәтҗанов, коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында, авылдашларына – 65 яшьтән өлкән кешеләргә үз ярдәмен тәкъдим иткән.

Ул өлкән яшьтәге авылдашларына атнага бер тапкыр, һәркайсына өчәр литр сөт китерә.

-Безнең авылда 65 яшьтән өлкән, ялгыз яшәүче 48 кеше бар. Шуларның 19сы ярдәмгә бик теләп ризалашты, ә калганнары кирәксенмәде, - ди авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Шешминкадагы күмәк хуҗалыгыннан иганәче китергән сөтне без волонтер белән өлкәннәребезнең өенә илтеп бирәбез. Әби-бабайлар Васыйл Сираҗетдин  улына бик рәхмәтле.

Сүз уңаенда, “Андреевка” хуҗалыгы инде икенче ел Шешминка авыл җирлегендә яшәүче, авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә атнага ике тапкыр бушлай ипи бирә. Җирлектә  андыйлар иллеләп кеше.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев