Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әбиләргә өй төзиләр

Чирмешәндә яшәүче Анфиса Котинага һәм Кармышта гомер итүче Миннурый Хәммәтшинага өй төзи башлаганнар. "Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү эше дәвам итә, - ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Якташларыбызның күпчелеге икенчел базардан квартира сатып...

Чирмешәндә яшәүче Анфиса Котинага һәм Кармышта гомер итүче Миннурый Хәммәтшинага өй төзи башлаганнар.


"Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү эше дәвам итә, - ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Якташларыбызның күпчелеге икенчел базардан квартира сатып алуны кулай күрә. Нибары алты кеше үзләре яшәгән авылларда өй салырга уйладылар. Ике кешегә өйләрне төзи дә башладылар, аларны июнь башында тулысынча өлгертеп файдалануга тапшырырга тиешләр".

Бүген, торак алуга хокуклы тагын 45 райондашыбызның гаризалары ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ветераннарга – торак