Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән”не көтеп алабыз

Район газетасын "Ленин юлында" исеме белән чыкканда ук укыган кешеләр без. Шәһәрдә яшәгәндә генә бераз аерылып тордым аңардан, анда дә әле, кунакка кайтканда, укып алырга тырыша идем. 1991 елда Чирмешәнгә күчеп кайтканнан бирле "Безнең Чирмешән"гә язылмый калганым юк. Дөрес, матбугат басмаларына язылу бәясе елдан-ел арта, элеккеге кебек дистәләгән газета-журнал алдырмасак...

Район газетасын "Ленин юлында" исеме белән чыкканда ук укыган кешеләр без. Шәһәрдә яшәгәндә генә бераз аерылып тордым аңардан, анда дә әле, кунакка кайтканда, укып алырга тырыша идем.

1991 елда Чирмешәнгә күчеп кайтканнан бирле "Безнең Чирмешән"гә язылмый калганым юк. Дөрес, матбугат басмаларына язылу бәясе елдан-ел арта, элеккеге кебек дистәләгән газета-журнал алдырмасак та, берничә заказ карточкасы тутырабыз. Әле менә акция бара икән, бераз булса да арзанракка яздыралар, шул вакытта заказ биреп калабыз.

Почта тартмасындагы газеталарны көтеп алабыз, ирем белән бүлешә-бүлешә укыйбыз. Ләкин матбугат басмаларын вакытында китермәүләре генә эчне пошыра.

"Безнең Чирмешән"нән барлык район хәбәрләрен белеп торабыз. Тик кайбер саннар төрле карарлар белән тулган була, ә безнең кызыклы, проблемалы мәкаләләр, якташларыбыз, авыллар тормышы турында күбрәк укыйсы килә.

Сания Галимова.

Чирмешән авылы.

Безнең сайтта укыгыз:

Яшәүче авылында җыелган гошер сәдакасы - яшелчәләр Әлмәт мәчетенә озатылган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17697

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең Чирмешән Безнең районда Сания Галимова көтеп алабыз