“Безнең Чирмешән”не көтеп алабыз
Район газетасын "Ленин юлында" исеме белән чыкканда ук укыган кешеләр без. Шәһәрдә яшәгәндә генә бераз аерылып тордым аңардан, анда дә әле, кунакка кайтканда, укып алырга тырыша идем.
1991 елда Чирмешәнгә күчеп кайтканнан бирле "Безнең Чирмешән"гә язылмый калганым юк. Дөрес, матбугат басмаларына язылу бәясе елдан-ел арта, элеккеге кебек дистәләгән газета-журнал алдырмасак...