Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Без бу хакта “Безнең Чирмешән“дә 2019 елда яздык

Яңа Элмәле авылында яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

11 гыйнвар.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу елда беренче тапкыр гражданнарны кабул итте. Халык аңа уку өчен максатчан юллама алу, торак шартларын яхшырту, пай җирләре өчен аренда түләү мәсьәләләре буенча килгән.

18 гыйнвар.

Район үзәк больницасы поликлиникасында бер ел дәвам иткән капиталь ремонт ахырына якынлаша. Врачлар авыруларны яңартылган бинада кабул да итә башлады.

23 гыйнвар.

Әккәрәй урта мәктәбенең биология укытучысы Наталья Романовская – “Ел укытучысы” район бәйгесе җиңүчесе.

25 гыйнвар.

Кара Чишмә авылында капиталь ремонттан соң нык матурайган мәдәният йорты ачылды.

30 гыйнвар.

Районда “Ашыгыч ярдәм хезмәте” эшли башлаганга 40 ел тулган. Ул 1979 елның нәкъ 1 нче февралендә оешкан.

8 февраль.

Әккәрәй авылының “Задоринки” бию коллективы “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район бәйгесендә Гран-прига лаек булды.

13 февраль.

Чирмешәннән 3 яшьлек Илмир Глүмов “Татарстан чаңгы юлы – 2019” кысаларында безнең районда үткән ярышта катнашып бүләккә ия булды.

15 февраль.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан, районыбызда гомер итүче сугышчы-интернационистларны район үзәгенә җыеп хөрмәтләделәр. Тугыз елдан артыграк барган әлеге сугышта безнең районнан 150 ләп ир-ат катнашкан.

20 февраль.

Муниципаль район Советының кырык дүртенче сессиясе узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

27 февраль.

Лашманда сугым цехында 9 центнерлы үгез суйганнар. Биредә ел эчендә 300 ләп эре терлек чалынган.

1 март.

Инде өченче ел уздырылучы “Әти-әниләр тарафыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә безнең район ата-аналары да катнашты.

6 март.

“Чирмешән гүзәле – 2019” бәйгесенең җиңүчесе Бәркәтәдән - Гүзәлия Халикова.

5 апрель.

Чирмешәндә якташлар районда эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган очрашуга җыелдылар. Берничә якташыбызны район башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

10 апрель.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астында узган “Туган як җәүһәрләре” - “Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале тәмамланды. Җиңүчеләр район башкарма комитеты карары белән билгеләнде.

24 апрель.

Чирмешәндә Бөек Җиңү бәйрәме – тантаналы митинг “Үлемсез полк” йөреше белән хәтердә калды. Анда 1300 кеше катнашты.

15 май.

Иске Үтәмештә мунчалар аккан. Бу авылда 15 май кичендә яуган көчле яңгыр дистәләп йортка зыян салган, биш-ун минут эчендә Үтәмеш елгасы 5 метр чамасы күтәрелгән.

17 май.

Район Сабан туенда игенчелектә , язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан тракторчы Александр Беззубов – кыр батыры, ә көрәштә Туймәттән Марат Кәримов баш батыр буларак бүләкләнделәр.

11 июнь.

Быел безнең район делегациясе Курган өлкәсе Сабан туена барып бәйрәмне үткәрергә булышты.

12 июль.

19 июль көнне WorldSkills флагын Чирмешәнгә алып килделәр. Шул уңайдан Яшьләр мәйданчыгында флагны хөрмәтләү – презентацияләү чарасы үтте.

24 июль.

Туймәттә, капиталь ремонттан соң, авыл җирлеге Советы бинасы, яңартылган балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

4 сентябрь.

Чирмешән үзәк китапханәсенә – 100 ел.

18 сентябрь.

Шешминкада 10 елга якын барган төзекләндерү эшләреннән соң Димитрий Солунский исемендәге храм ачылды.

20 сентябрь.

Төзүчеләр “Күлле” паркын яңарталар. Төзекләндерү эшләре ике елга планлаштырылган.

30 октябрь.

Чирмешән балалар сәнгатъ мәктәбе үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

8 ноябрь.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган, район газетасы редакциясе һәм мемориаль үзәк оештырган фотокүргәзмә ачылды.

22 ноябрь.

Район мәдәният йортының “Көлке кооперативы” командасы районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның икенче район фестиваленең җиңүчесе булды.

13 декабрь.

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев