Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бердәмроссиялеләрнең кандидатлары билгеле

9 сентябрь көнне районның кайбер авыл җирлекләрендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең райондагы җирле бүлекчәсе вәкилләре үз араларыннан әлеге сайлауларда кандидат булып барачак партиядәшләрен альтернатив нигездә яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап куйдылар.

Район үзәгендә сайлау ике округта үтә, бердәмроссиялеләрдән аның берсендә депутатлыкка кандидат булып район ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов, икенче округта - Пенсия фонды идарәсенең райондагы клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина катнаша. Башка авыл җирлекләрендә: Иске Котышта – “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” директоры Габдерәшит Җамалетдинов, Иске Үтәмештә - Иске Сережкино авыл клубы котельные операторы Илдар Вәлиуллин, Шешминкада Шешминка авыл җирлеге башкарма комитетыннан Марс Шәйхетдинов “Бердәм Россия”дән кандидатлар буларак сайлап алындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев