Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бер укучыга бер укытучы

Яңа уку елында Түбән Чегодай мәктәбендә бер укучыга бер укытучы белем бирә. Түбән Чегодай башлангыч мәктәбе хәзер Чирмешән лицееның филиалы санала. Монда быел нибары бер укучы белем ала. Ул - Александр Шерстнев, 3нче класста укый. - 4нче классны тәмамлаган өч бала Чирмешән лицеена укырга китте, - ди Сашаның укытучысы Миләүшә...

Яңа уку елында Түбән Чегодай мәктәбендә бер укучыга бер укытучы белем бирә.

Түбән Чегодай башлангыч мәктәбе хәзер Чирмешән лицееның филиалы санала. Монда быел нибары бер укучы белем ала. Ул - Александр Шерстнев, 3нче класста укый.
- 4нче классны тәмамлаган өч бала Чирмешән лицеена укырга китте, - ди Сашаның укытучысы Миләүшә Шәйхетдинова. - Узган ел һәм быел да беренчегә керүчеләр булмады шул.
Шулай да киләчәк өметсез түгел, авылда мәктәпкәчә яшьтәге 13 бала бар икән, быел гына да Түбән Чегодайда биш сабый дөньга килгән.
Мәктәп бинасы да бик яхшы күренә. Канализация үткәрелгән, бәдрәф бина эчендә, быел электр мичләрен алмаштырганнар, янгын сигнализациясе дә урнаштырылган. Компьютер, ноутбук, мультимедиа җиһазлар да бар.
Лиңензия, аккредитация дә алганнар.
Бүген Түбән Чегодайның яшь әти-әниләре авылда балалар бакчасы ачылуы турында хыялланалар. Күбесе балаларын Чирмешәнгә йөртәләр икән. Бакча өчен мәктәп бинасында урын да җитәрлек, диләр. Эшләргә кеше дә бар кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәктәпләр