Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәнең өч урамы су басу куркынычы зонасында

Быел райондагы кырларда кар катламы уртача 50 см, урыны белән 1 метрлар ук тәшкил итә. Урамнарыбызда да, күренеп тора, табигать быел әлеге явым-төшемгә юмарт булды, кисәк эретмәсен генә.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы белгече Мирзагали  Мирзаянов әйтүенчә, язгы су ташуларга әзерлек максатында, район башкарма комитетының махсус карары нигезендә,  беренче эш итеп авыл җирлекләрендәге гидротехник корылмаларның шлюзларын, торбаларын ачып, буалардагы суларны киметкәннәр.

-Андагы суларның күләмен контрольдә тоту кирәк. Чөнки, мисал өчен,  ташу Лашман плотинасын алса, суы Яңа Элмәле буасына ыргылачак, анысын алса, язгы сулар трассадагы зур юлны җимерергә мөмкин. Ә андый хәлләрнең элек республикада булганы бар, - ди Мирзагали Галимҗан улы.

Гадәттән тыш хәлләр белгечләре сүзләренчә, язгы су ташулар вакытында  районда су басу куркынычы  күбрәк Бәркәтә авылына яный. Шушма елгасы буенда әлеге зонадагы 60 йортта  160 кеше яши. Бигрәк тә түбәнлектә урнашкан Шакирҗанов урамына,  Ленин һәм Карл Маркс урамнарының бер өлешенә дә су керү ихтималы зур.

-Авылда су басуларга каршы комиссия төзелде. Шушмада су күтәрелү барышын контрольдә тотачакбыз. Былтыр елга суы 2 метрга күтәрелгән иде - су басу булмады, быел кар күп, әлеге күрсәткеч 2 метр да 50 сантиметрларга җитсә, куркыныч арта. Андый-мондый хәлләргә көймәбез, электр станциябез, помпабыз һәм башка кирәк-яракларыбыз әзер. 20 мартта су басуларга кагылышлы өйрәнүләр үтәчәк, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат  Сибгатуллин.

Әлбәттә инде, авыл җирлекләре, җитәкчелек кенә түгел, йорты булган һәркем, яз җитүгә өй, каралты-кура тирәләрен кардан арындыра, су китә һәм ага торган канауларны ерып куя. Базларына су төшүчеләр дә байтак, андагы бәрәңгене вакытында чыгару да – язгы ташуларга шулай ук бер әзерлек чарасы.

-Ташулар ничек буласын алдан фаразлау кыен. Ел да әйтүебезчә, язын кар бәла-каза китермичә эресен өчен,  көндез 6-7 градус җылы булып, төнлә туңдырса яхшы. Ә инде җылылык 10 градустан артса, кар кисәк эреп яңгырлар яуса, су басулар булырга мөмкин. Без барысына да әзер торырга тиеш,  - ди Мирзагали  Мирзаянов.

Белгеч сүзе. Фәрит Яруллин, район янгын-коткару часте начальнигы: - Су басу куркынычында, су күтәрелгәндә, әүвәл балаларны хәвефсез урынга илтергә,  өйдәге милекне, хайваннарны  коткарып калырга тырышу зарур. Әлбәттә инде документлар хакында онытмаска, аларны, суда чыланмаслык итеп, полиэтилен пакетларга салып яки чорнап үзең белән алырга кирәк. Өч көнгә җитәрлек азык-төлек, җылы кием, шырпы һәм дарулар әзерләнсен – болары да мөһим.

Су басу куркынычы янаган яки аннан зыян күргән очракта шалтырату өчен экстрен (ашыгыч) хезмәтләрнең телефон номерлары:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев