Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Бәркәтәдә Яңа ел чыршысын Кыш бабай кабызды

Аны нык әзерләнеп көткәннәр, аеруча мәдәният йорты каршындагы мәйданны купшы итеп бизәгәннәр.

Биредә куелган үзәк чыршыны Кыш бабай үзе кабызды. Алай гынамы, кунак җыр-биюгә дә бик оста икән. Кар кызы белән бергә, алар тамашага җыелган яшен-картын да тик тотмадылар, җырлаттылар, биеттеләр, сөйләттеләр, бүләк тә бирделәр.

Яңа ел чыршысын кабызу бәйрәменә район җитәкчесе Рамил Айбатов та килгән. Ул алдагы елның бөтен яктан уңышлы булуын, саулык, бәхет теләде.

81 яшьлек Мөхтүмә апа Сибгатуллина да биредә.

-Үзең күргән башкача бит, мондый чарадан ничек калмак кирәк, - ди ветеран. – Без яшь чакта да бик кызык узды Яңа ел бәйрәме. Өйдә чыршы куйганны хәтерләмим, ә менә кәгазьдән тасмалар кисеп, аларны пешкән бәрәңге белән ябыштырып, боҗралар ясаган истә.

Ул арада төрле уеннарга старт бирелде. Чаналарга утырып, аркан тартып та узыштылар, әйлән-бәйлән дә булды. Кичке мәлне салкынчарак иде, шуңа да бәйгеләрдә җылынып алдылар.

-Бәйрәмне оештыруга авыл җирлеге Советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар зур өлеш керттеләр, - ди Бәркәтә мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Кашапова. – Аеруча Ралиф Бикбовка, Ренат Әхмәтҗановка, Фәнис Шакирҗановка, Раил Кашаповка, Рәмилә Минһаҗевага зур рәхмәт.

Илһам Мусин – Кыш бабай, Венера Жораева Кар кызы образында барын да килештердәләр.

Кунаклар шартына китереп пешерелгән пылау, кайнар чәй эчеп тә сыйландылар.

Утлары җемелдәп янучы чыршы куелган, төрле сын фигуралар, гирляндалар белән бизәлгән территориясендә бәйрәм тамашалары дәвам итә. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Альмир Жораев әйтүенчә, 24 декабрьдә авыл җирлеге башлыгының чыршы бәйрәмен уздырмакчылар. 31 декабрьдә булачак Бал-маскарадта территорияләрне иң матур бизәүчеләрне бүләкләргә җыеналар. Юбилярларны котлау гадәте дә югалмый, ә бер көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына, сәламәтлеге какшаганнарга бүләкләр илтү планга кергән. Ул чараларның кайберләре гыйнвар аенда, ягъни Россиядә Гаилә елы кысаларында узачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Бәркәтәгә Кыш бабай килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев