Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә авылында яшәүче Абдуллиннар сайлауга гаилә белән баралар

15, 16, 17 мартта Россия Президентын сайлыйбыз.

Бу көннәрдә халык арасында да, нигездә, шул хакта сөйләшәләр, сайлауларга һәркемнең үз фикере, үз карашы. Шул ук вакытта барыбыз да сугышлар туктап, яхшы киләчәккә өметләнәбез.

Бәркәтә авылында гомер итүче хөрмәтле, үрнәк, күп балалы Абдуллиннар гаиләсе дә сайлаулардан читтә калмаган.

-Сайлау участогына гаиләбез белән барабыз. Әниебезгә 85 яшь, ул да Аллаһы теләсә, бездән калмас, дип уйлыйбыз. Олы улыбыз Ислам быел беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Ул Әлмәттә укый, студент, ләкин сайлауларга кайтырга тиеш, - диде йорт хуҗасы Илдар.

Сүз уңаеннан, Әминә апа гомер буе колхозда эшләгән. Улы Илдар бүген авылда имам вызыйфасын үти. Тормыш иптәше Илиза мәктәптә укыта. Абдуллиннар өч малай үстерәләр: Ислам - студент, Салават белән Азамат мәктәптә укыйлар.

-Бүген тормышыбыз Аллахынын биргәненә шөкер. Аллахы Тәгалә ил башлыкларыбызга тәуфыйк-хидият, сабырлык биреп шушы сугышларны туктатсыннар иде! Аллахы Тәгалә авылдашларыбызга, райондашларыбызга, таныш-белешләребезгә, барча егетләребезгә туган жирләренә, әти-әниләре, хәләл жефетләре, балалалары янына исэн-имин  кайтырга язсын, – диде Илдар Абдуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев