Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Александра Матреева: “Тормыш рәхәт, яшисе килеп тора”

Быел районда 38 кеше үзләренең 90-95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Шуларның берсе - Иске Элмәледән Александра Матреевага да март аенда 90 яшь тулды. Чувашстан Республикасының, Батыр районы, Алмачиково авылында гомер иткән Александра Михайловна инде ике ел Иске Элмәледә, кызы Татьяна, кияве Иван Захаровлар тәрбиясендә яши. Күп балалы гаиләдә үскән Александра...

Быел районда 38 кеше үзләренең 90-95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Шуларның берсе - Иске Элмәледән Александра Матреевага да март аенда 90 яшь тулды.


Чувашстан Республикасының, Батыр районы, Алмачиково авылында гомер иткән Александра Михайловна инде ике ел Иске Элмәледә, кызы Татьяна, кияве Иван Захаровлар тәрбиясендә яши.

Күп балалы гаиләдә үскән Александра тормыш авырлыкларын күп күрә. Сугыш башланганда 18 яшен тутырган кыз, укырга теләге зур булса да, аны ташларга туры килә. Педагогия училищесына укырга кергәннән соң да ташларга туры килә.

Александра Михайловнаны күрше авыл мәктәбенә пионервожатый итеп билгелиләр. Ә тормышка чыккач колхозда склад мөдире вазифасында була, төрле эшләр башкара. Аңа тырыш хезмәте өчен тапшырылган бүләкләре дә байтак. "Мактаулы колхозчы" дигән исеме дә бар.

Язмышына шулай язылгандыр, А. Матреева ике кызын һәм улын ялгызы үстерә. Балаларының барысына да югары белем биреп олы тормыш юлына бастыра. Хәзер ул 3 баласының, килен-кияүләренең хөрмәтле әнисе, 8 онык һәм 7 оныкчыкның яраткан әбисе.

-Әниебез уңган, тырыш кеше, бер эштән дә чирканып тормады, ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә башкарды. 80нче елларда, инде пенсия яшендәге әниебез туган нигезебездә зур кирпеч өй төзеде. Безне дә эш белән тәрбияләде, хезмәтне яратырга өйрәтте, без аңа бик рәхмәтле,- ди инде үзе дә 62 яшен тутырган олы кызы Людмила.

Александра Михайловнаны олы юбилее белән котларга балалары гына түгел, муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да килде. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен ирештерделәр.

-Хөрмәттә яшим, тормыш матур, әле яшисе килеп тора, - дип рәхмәтләрен җиткерде юбиляр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилейлар