Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдәге янгында унике бозау янып үлгән

8 гыйнвар көнне “Әккәрәй” җәмгыяте фермасында ут чыгып, анда 12 баш бозау үлгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, сыерларны бинадан чыгарып өлгергәннәр.

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтеннән әйтүләренчә,  ут казасы хакындагы хәбәр көндезге икеләр тирәсендә ГЛОНАСС системасы буенча кабул ителгән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ачык ут күренми, ферма бинасы һәм янкормасы көчле төтен эчендә була.

-Соңыннан, тикшерү барышында,  янгында 12 баш бозау үлүе ачыкланды. Бозаулар асрала торган бинага да зыян килгән. Беренчел фаразлар буенча, ут электр челтәрләреннән  чыккан, - диде янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Надежда Костина.

 

Надежда Костина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев