Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй “моржлары” Кече Сөлчәдә коена

Әккәрәй авылында кышын коенучы якташларыбыз быелгы сезонны башлады. Яңа елның тәүге көнендә үк бәкегә төшүчеләрне Кыш бабай да тәбрикләде.

-Кече Сөлчә елгасында өч метр озынлыкта, бер метр киңлектәге бәкене Яңа елга кадәр әзерләп куйдык. 1 гыйнварда, төш тирәләрендә,  шунда унлап авылдашыбыз коенды, чумып чыкты. Аннан соң яр буенда учак ягып, казан асып, бәрән итеннән шулпа пешереп сыйландык, - ди шушы авыл моржы, Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова.

Яңа ел каникулларының башка көннәрендә коенырга Әлмәттән, Самарадан да кайтучылар, килүчеләр дә булган. Бәкегә чумучылар өчен яр буенда “буржуйка” мичле кечкенә вагон да урнаштырылган, моржлар шунда җылынып та чыга ала.

-Коену бик рәхәт инде ул, чыккач, тагын бәкегә төшәсе килеп тора, - ди Лидия Дмитриевна.

Лидия Квакова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев