Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Акча кирәксә – бирәләр

Июнь аенда гына да 43 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредиттан файдаланган. Аларга төрле банклардан 9 миллион 220 мең сум кредит акчасы бирелгән. Иң күбе - 31 кеше "Россельхозбанк"тан акча алган. Саклык банкыннан - 11, "Ак барс банк"тан - 1. Агымдагы елның алты аенда 233 кеше 52 миллион 183...

Июнь аенда гына да 43 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредиттан файдаланган. Аларга төрле банклардан 9 миллион 220 мең сум кредит акчасы бирелгән.

Иң күбе - 31 кеше "Россельхозбанк"тан акча алган. Саклык банкыннан - 11, "Ак барс банк"тан - 1.
Агымдагы елның алты аенда 233 кеше 52 миллион 183 мең сум кредит акчасы алган. Ярты елда чирмешән авыл җирлегендә яшәүче 96 гаилә (22 миллион 520 мең сум) шундый ташламалы кредиттан файдаланган. Лашман авыл җирлегендә - 38 (8 миллион 273 мең сум), Ивашкино авыл җирлегендә 15 кеше (2 миллион 430 мең сум) кредитлы булган. Күпчелек кредит акчаларын мал, умарта кортлары һәм авыл хуҗалыгы техникалары сатып алуга тота.

Ташламалы кредит бирелә башлаганнан бирле (2006-2012 елларда) бу мөмкинлектән 1666 кеше файдаланган. Аларга 315 миллион 188 мең сум кредит акчасы бирелгән. Инде араларында бу бурычларын каплаучылар да аз түгел.

Алты ел эчендә чирмешән авыл җирлегендә - 764 (146 миллион 475 мең сум), Лашман авыл җирлегендә - 141 (25 миллион 955 мең сум), Иске Кади авыл җирлегендә яшәүче 109 гаилә (21 миллион 515 мең сум) кредит акчасы алган.

Рәмзия Сабирова,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредитлар