Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2023 ел Чирмешән районы өчен әлеге вакыйгалар белән истә кала

Болар быел булды.

  • Түбән Кармалкада райондагы инде ундүртенче модульле ФАП ачылды. Быел Утыз Имәндә дә “Сәламәтлек” милли проекты буенча шундый бина төзеделәр.
  • Район башлыгы Рамил Айбатов, “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында, Түбән Чегодайдан мөмкинлеге чикле 5 яшьлек Диләрә Хөснетдиновага ноутбук бүләк итте.
  • Районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров 74 яшендә вафат булды.
  • Илнур Җамалетдинов муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.
  • Райондашларыбыз Украинадагы махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга әллә ничә тапкыр кирәк-ярак, азык-төлек, киемнәр, төзелеш материаллары, дарулар җибәрделәр.
  • Түбән Кармалка чиркәвендә ремонт башланды.
  • Район үзәгендәге Зур Чирмешән елгасы аша зур күпер үзгәртеп корылды һәм файдалануга тапшырылды.

  • Татарстанда, районда да, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан бик күп чаралар үткәрделәр.
  • Нефтьчеләрнең грант акчасына Иске Кадида Хәтер паркы ачылды.
  • Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов район Советының отчет утырышында катнашты, кайбер объектларда булды.
  • Күтәмә һәм Югары Кәминкә мәдәният йортлары  капиталь ремонтланды.
  • Чумачкада 17 миллион сум бюджет акчасына су челтәрләре суздылар.
  • 200дән күбрәк кунак чакырып, район үзәгендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр, 2022 елга йомгак ясадылар.
  • Якташларыбыз Рәмзия Мөхәммәтҗанова-Долгополова, Алсу Хафизова-Зиннурова һәм Нәфисә Зиннурова-Зайцева үз әсәрләре тупланган беренче китапларын чыгардылар.
  • Бәркәтә мәчетенә янкорма төзелде. Ике елга сузылган төзелеш нефтьчеләр һәм авылдашлар, эшмәкәрләр акчасына башкарылган.
  • Санитар-экологик икеайлык барышында тирә-юньне чисталадык, агачлар утырттык. Районыбыз икеайлык нәтиҗәләре буенча республикада өченче урында.
  • Урманасты Үтәмештә республика программасы буенча яңа кибет төзелде.
  • Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары “Игелек ярминкәсендә” дистәләрчә мең сумлык кием-салым, азык-төлек саттылар.
  • Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан районда берәү генә исән-сау – Югары Чегодайда яшәүче Габделхак Җиһаншинга 97 яшь тулды.

  • Иске Сережкинода 3 мең төп чыршы һәм 3 мең төп усак агачы үсентеләре утырттылар.
  • Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 78 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үттек.
  • Районның Казанда узган мәдәният көне чын бәйрәмгә әверелде. Бу чарада үзебезне бөтен яктан күрсәтә алдык.
  • Сабантуйлар, елдагыча, оешкан төстә, кызык үтте. Бәйрәмнең быелгы яңалыгы – стадионда милли өйчекләр бастырылды. Көрәш батырына квадроцикл бүләк иттеләр.
  • Районда 72 егет һәм кыз 11 нче, 234се 9 нчы сыйныфны тәмамлады.

  • Хәзер үзебезнең район үзәк больницасында да компьютер томографиясе кабинеты бар.
  • Күтәмәдә Украинада махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Евгений Зорин хөрмәтенә мемориаль такта, сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
  • “Кояшлы” ял лагеренда зур ремонт ясадылар. Быел биредә 180гә якын бала ял итте.
  • Яңа Элмәледә һәм Әмирдә гидротехник корылмалар капиталь ремонтланды.
  • Чирмешән лицее 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.
  • Чирмешән районы делегациясе Самара Сабан туенда катнашты.
  • Әмирдә инде унынчы тапкыр үткән Авыл көнендә җиңел автомашинаны көрәш батырына түгел, ә Лашман кызына, мөмкинлеге чикле якташыбызга бирделәр.
  • Район газетасы редакциясе быел да газетага язылучылар арасында призлар уйнатты.
  • Чирмешәндә беренче тапкыр “Гасырлар мирасы” –  “Наследие веков” I Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә диаметры 1,5 метрлы җәймә дә пешерделәр.
  • 1 нче Чирмешән мәктәбе, капиталь ремонттан соң, кабат ачылды.
  • Бәркәтә мәктәбенә 100 ел тулды. Бүген биредә җитмешкә якын бала укый.
  • Район игенчеләре урып-җыюны вакытында төгәлләделәр. Корылык булса да, амбарларга байтак бөртек салынды.

  • Яңа Элмәледәге Хәтер бакчасында 99 төп алмагач үсентесе утырттылар. Әлеге бакча – парк күренекле шагыйрь якташыбыз Порфирий Афанасьевның музей-йорты янәшәсендә үк урнашкан.
  • Район башлыгы кубогына көрәш турнирында, үзебезнекеләр белән бергә, тирә-күрше районнардан да 200дән күбрәк көрәшче бил алышты.
  • Иске Үтәмештә Биш Кизләү елгасы аша 18 метр озынлыктагы яңа күпер төзеп, аны тантаналы төстә ачтылар.
  • Якташларыбыз – Зилә һәм Альберт Латыйповлар гаиләсе “Нечкәбил” XVIII республика бәйгесенең төп – Гран при бүләгенә лаек булды.

Болар – 2023 елда районда булган вакыйгаларның кайберләре генә. Быел да дистәләрчә бина төзелде, үзгәртеп корылды, юллар, территорияләр шомарды. Кемдер бәйгеләрдә җиңде, кемнәрдер юбилейларын билгеләп үтте, гаилә корды, яңа өйгә күчте, кайдадыр ял итеп кайтты һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев