Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

1 нче Чирмешән мәктәбенә - якташыбыздан бүләк

1 нче Чирмешән мәктәбенә берьюлы әллә ничә бүләк тапшырдылар.

Кармышта туып үскән, бүген Түбән Камада яшәүче якташыбыз, бер оешмада профсоюз оешмасын җитәкләүче Фәгыйль Гатиятов бу белем йортына 10 комплект ир-атлар баскетбол һәм футбол форма-костюмнары, хатын-кызлар өчен 8 комплект волейбол формалары, волейбол һәм футбол туплары алып килгән.

-Киләчәктә дә, мөмкинлектән чыгып, сезгә спорт кирәк-яраклары белән булышырга тырышырмын, - диде Фәгыйль Әбүбәкер улы, бүләкләр тапшыру тантанасында.

Гомумән, Фәгыйль Гатиятов туган авылында, районда төрле чаралар үткәргәндә һәрчак теләп ярдәм итә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X