Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен игелек ярминкәсе оештырды

Әлеге акциядә әти-әниләр, укытучылар да актив катнашты. Ярминкәгә кем нәрсә булдыра ала, шуны алып килгән.

Берәүләр камыр ризыклары пешергән, икенчеләре бәйләгән кул эшләнмәләре, кискән токмач, тозлаган яшелчәләр, җиләк-җимеш кайнатмалары, үсентеләр һәм башка бик күп төрле товарлар белән сату иттеләр. Мондагы әйберләрнең күбесе матур итеп төрелгән, бизәлгән, этикеткалар ябыштырып, бәясен дә язганнар. Кыскасы, барысы да тиешле шартларына туры китерелгән.

Район үзәге сәүдә нокталарының берсендә эшләүче Ләйсән Мусина да бүген ярминкәдә катнаша.

-Сатуга дип кара орлык, эре һәм орлык суганнары алып чыккан идем. Безнең сыйныф өстәленә тезеп, бәя куярга да өлгермәдем – сатып алып киттеләр. Иртәдән үк халык күп килә, - ди якташыбыз.

1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Наталья Юрина әти-әниләргә аеруча рәхмәтле.

-Безнең ата-аналар былтыр да мондый ярминкәдә бик актив катнаштылар, быел да бердәм булуларын расладылар, - ди Наталья Васильевна. – Ял көннәрен дә кызганмыйча, барысы да әзерләнеп килгәннәр. Коллективыбыз да бик бердәм. Безнең хәйрия акцияләренә кушылмый калганыбыз юк. Рәхмәт һәммәсенә.

Биредә товар сатып алган кайберәүләр аларны «игелек өстәле»нә куеп калдырды. Бу продукция дә махсус хәрби операция зонасына, якташларыбызга озатылачак.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев