Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Кәминкә мәктәбе укучылары укытучыларына медальләр тапшырдылар

Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында “Эзләдем яшьлегем эзләрен” дип аталган зур кичә үтте. Ул авыл мәктәбенә 1965 елда укырга кереп, аны 1982 елда тәмамлаган укучыларның шул елларда белем биргән укытучылары белән очрашуга багышланган иде. Кичәне Рабига Фатыйхова, Фирдәвес Хәсәншина - Исхакова, Гүзәлия Кәримова, Фәһим Әхмәтвәлиев, Самат Хәйруллин, Илшат Гатин һәм башка классташлар оештырган.

Укытучыларга да чакыру кәгазьләре таратылды, кунакта - барысы 19 укытучы, үзебезнең төбәктә, төрле шәһәрләрдә яшәүче мөгаллимнәр. Ул елларда Керкәле, Югары Кәминкә, Кызыл Яр поселогыннан барлыгы 100дән артык укучы (паралель дүрт - А,Б,В,Г класслары) белем алды. Башлангыч сыйныфларда укыткан Мәгъсүмә Шәрифуллина, Асия Могыйнова, өстәмә дәресләрдә Гөлсирә Ризванова – алар да кичәдә бар иде. Искиткеч күңелле күренеш: шау-гөр килеп сөйләшүләр, күрешүләр, хатирәләр һ.б. Чара алдыннан укучыларның әти-әниләре, укытучылар мул итеп көйләнгән табыннар артында сыйланды. Аннан - концерт. Эчтәлекле, әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәтләү, аларның бөеклегенә дан җырлау кичәсе. 1965 елда укырга килгән укучыларны, мәктәптәге чараларны, укытучыларны зур экранда күрдек. Укучылар укытучыларга медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Әниләргә - яулык, әтиләргә - түбәтәй.

Кичәдә яшьлегебезгә кире кайткандай булдык. Бик зур рәхмәт аны оештыручыларга.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.

Рузилә Фатыйхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев