Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Һәйкәл яныннан баш иеп үтәрлек булсын

Әниләрне исән вакытта хөрмәтләргә кирәк, алар мәңгелек түгел. Район үзәгендә Ана һәйкәле куелса бу исәннәргә дә, инде арабыздан киткән әниләргә дә олы хөрмәт билгесе булыр иде. Ә урынына килгәндә, ул каядыр үзәктә булырга тиеш дип уйлыйм. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты яныннан автомобильдә генә үтеп китәбез, бу һәйкәл һәркем күрерлек, баш иеп үтәрлек урында куелса яхшы.

Әниебез Ольга Ивановнага 86 яшь, ул Ивашкино авылында яши. Аллага шөкер, үз аягында йөри, бер дә тик торырга яратмый. Безгә, матур бизәкләр төшереп, бияләйләр, оекбашлар бәйли, җәй көннәрендә бакчага чыгып түтәлләрдән чүбен дә утап керә.

Әниебез 14 бала тапкан, кызганыч, бишесе бала вакытта үлгән. Бәхеткә, калган тугызыбыз да сау-сәламәт. Билгеле, безне үстерергә, аякка бастырырга җиңел булмагандыр, тик ул бер вакытта да зарланмады. Гомере буе сыер савучы булып эшләде, бозаулар да карады. Иртәнге сәгать өчтә торып китә иде эшкә. Кич утырып, безгә күлмәкләр дә текте, бәйләү дә бәйләде. Көн саен диярлек мич тутырып ипи сала иде.

Бала вакытын сөйли башласа, әнинең күзләре яшьләнә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган, әби ялгызы өч бала үстергән.

-Авырлыкларга ничек түзгәндер әни, элек туйганчы ашарга да юк иде бит. Кырдан башак җыеп кайта алсак, бер көн булса да тамак туя иде. Сезне без әтиегез белән үстердек, шуңа бик авыр булмады, - ди ул.

Шулай дисә дә, бала үстерүнең җиңел түгеллеген беләбез инде. Билгеле, без  кул арасына керә башлагач әнигә булышырга тырыштык, гектарлап чөгендер эшкәрттек, бакчада да яшелчәне мул үстердек.

Бүген әниебез бәхетле картлык кичерә, аның янында еш кунак булабыз. Безне дус-тату, туган җанлы итеп тәрбияләгән өчен әти-әнигә зур рәхмәт. Гаиләбез бик зур: әнинең 22 оныгы, 18 оныкчыгы һәм өч оныкчыгының да баласы бар.

Татьяна Фролова-Иванова.

Лагерка авылы.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев