Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшьләр Чирмешәндәге “Сабантуй“ чишмәсен кадерләмиләр

Кайбер кешеләрнең табигатькә карата ваемсызлыгына, гамьсезлегенә исең китәрлек. Кызганыч, безнең районда да бар андыйлар. Бу бер генә мисалдан да күренә. Кече Чегодай авылы янында, район сабантуйлары уза торган стадионга керү юлында утырып хәл алу, көмештәй суын эчү өчен менә дигән бик тыныч, аулак урын - "Сабантуй" чишмәсе бар. Аны ел...

Кайбер кешеләрнең табигатькә карата ваемсызлыгына, гамьсезлегенә исең китәрлек. Кызганыч, безнең районда да бар андыйлар.

Бу бер генә мисалдан да күренә. Кече Чегодай авылы янында, район сабантуйлары уза торган стадионга керү юлында утырып хәл алу, көмештәй суын эчү өчен менә дигән бик тыныч, аулак урын - "Сабантуй" чишмәсе бар. Аны ел да диярлек матурлап торалар, күпмедер чыгым тоталар. Тик кайбер кешеләр бу изге су чыганагын кадерли белмиләр икән шул. Мондагы аю сынын ничек кенә "газапламадылар": кулын, аягын сындыргаладылар.
Бирегә килеп күңел ачучылардан чишмә тирәсендә һәрвакыт диярлек чүп-чар, буш шешәләр, тәмәке каплары өелеп кала. Югыйсә монда аракы эчәргә, тәмәке тартырга, чүпләргә ярамавы хакында язу да эленгән: Аллаһы каһәреннән куркыгыз, бу изге урын, дигәннәр.
Табигать адәм баласын ашата, эчертә, киендерә дибез. Әйдәгез, аңа карата кешелекле булыйк. Чишмәләрне, Әби, бабайларыбыз кебек, кадерләп саклыйк.
Лиана Капитонова,
2 нче Чирмешән мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй экология яшьләр Чишмәләр